Соченение на тему туганнар татарча пж?

История | 1 - 4 классы

Соченение на тему туганнар татарча пж.

Ответить на вопрос
Ответы (1)
Иктория 30 окт. 2021 г., 12:46:06

Сугыш.

Нинди шомлы, куркыныч сүз бу!

Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

Бөек Ватан сугышы авырлыгын бөтен ил, бөтен халык үз җилкәсендә күтәрде.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела.

Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.

Солдат биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны үти.

Аның батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

22 июнь.

Таң атып килә.

Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда.

Әниләренең җылы куенында, тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.

Шул вакытта фашист гаскәрләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар.

Бөек Ватан сугышы башлана.

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез кала.

Зәңгәр күкне канлы корым каплый.

Аяусыз сугыш башлана.

Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып - ябып йөрде капканы.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады.

Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар.

Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк.

Алар безнең белән, безнең арада.

Минем бабам Хафизов Салих Нуриәхмәт улы 1913 нче елны Ормышлы авылында хәлле крестьян гаиләсендә туа.

Колхозлашу елларына кадәр үзләренә иген чәчеп, маллар асрап гомер итәләр.

Сыерлары һәм өч атлары була.

Колхозлашу елларында барлык малларын, җирләрен алалар.

Шушы чордан алар өчен дә колхоз да эшләү, колхоз мәшәкатьләре белән яшәү башланып китә.

Әбием Хаҗәр белән Салих бабам алты бала үстерәләр.

Ләкин өйләнгәч тә бәхетле көннәре тиз генә башланып китми.

1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башланып китү яшь гаилә алдына зур сынаулар куя.

Кырда эшләп йөргән җиренә ( 1941 нче елның 17 нче август көнендә) күршесе, туган тиешлесе Талипов Мөдәррис Салих бабайны алырга килә.

Сугышка китәргә повестка килгән икән.

18 нче августта бабайны сугышка озаталар.

Ул көнне авылдан тагын 33 кеше китә.

Шуларның 7 се генә кире әйләнеп кайта.

Сугыш юлын Волхов фронтында башлап җибәрә.

Аның белән бер полкта 15 авылдашы була.

Бабай каты яраланып, бер ай госпитальдә ятып чыга.

Тулысынча терелеп беткәнче, аны кыр кухнясына җибәрәләр.

1942 нче елдан ул разведчик булып китә.

Дүрт тапкыр немецлар ягына чыгып “ тел” алырга бара.

Соңгы тапкыр барганда, 27 кешедән бары тик 7 се генә немецлар тылына керә ала.

“Тел” җиңел бирелми.

Кайтканда 4 кеше генә исән кала.

Немецлар разведчикларга ут ачалар, бабай да яралана.

Әле ярый безнекеләр ярдәмгә килеп җитә.

Бабайны госпитальгә җибәрер алдыннан, аңарга үзләре алып кайткан немецны күрсәтәләр.

Ул бик ябык, йөзе ап – ак һәм бик куркыныч була.

1943 нче елны разведкада “тел” алганы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Алты ай госпитальдә ятып чыккач, аны медкомиссия сугышка яраксыз дип таба һәм Минскига шофёрлар курсына җибәрәләр.

Шунда ул “ Форд” машинасында эшли .

1942 нче елдан № 63245 нче артиллерия полкында шофёр булып хезмәт итә.

1945 нче елның май ае җитә, сугыш тәмамлана .

Июль аенда бабай авылга кайта.

Бабай сөйләгәннәрдән :

“.

Мин 1917 - 1920 нче елларны әзрәк хәтерлим.

Аклар белән Кызыллар кереп тула авылга.

Аклар Варваринка ягыннан керәләр.

Бер кич куналар да чыгып китәләр.

Активистларны эзләп, авылның астын - өскә китерәләр.

Җиде кешене атып китәләр.

Аннан Кызыллар керә.

Акларны куа китәләр.

Аоэрцзя 25 февр. 2021 г., 19:23:59 | 5 - 9 классы

Соченение на тему я участник революции?

Соченение на тему я участник революции.

Nvs1971 2 февр. 2021 г., 02:31:08 | 5 - 9 классы

Напишите соченение на тему : Чем отличается христианство евреев и египтян?

Напишите соченение на тему : Чем отличается христианство евреев и египтян.

Manonya 12 июл. 2021 г., 21:39:54 | 5 - 9 классы

Соченение на тему о чем я узнал в музеи древнего египта?

Соченение на тему о чем я узнал в музеи древнего египта?

Сливка2 25 июн. 2021 г., 03:19:00 | 5 - 9 классы

Соченение по теме крымская война Сивостопаль?

Соченение по теме крымская война Сивостопаль.

Xaker1239 31 мая 2021 г., 22:29:29 | 5 - 9 классы

Соченение на тему османское государство в 11 - 16 веках?

Соченение на тему османское государство в 11 - 16 веках.

Cgkijjgc 23 нояб. 2021 г., 22:27:55 | 5 - 9 классы

Соченение на тему один день крестьяна?

Соченение на тему один день крестьяна?

Shynichka 4 мая 2021 г., 13:26:44 | 5 - 9 классы

Помгите с соченением на тему я личность?

Помгите с соченением на тему я личность.

Ромка877096564 6 мая 2021 г., 20:55:10 | 1 - 4 классы

Соченение на тему "Юстиниана можно считать выдоющимся правителем?

Соченение на тему "Юстиниана можно считать выдоющимся правителем.

Kiliman222 15 июн. 2021 г., 11:16:29 | 5 - 9 классы

Помогите написать соченение на тему путешествие в родовую общину?

Помогите написать соченение на тему путешествие в родовую общину.

Серж14 24 дек. 2021 г., 15:58:52 | 1 - 4 классы

Сочините соченение на тему Почему я стал писцом?

Сочините соченение на тему Почему я стал писцом.

Вы открыли страницу вопроса Соченение на тему туганнар татарча пж?. Он относится к категории История. Уровень сложности вопроса – для учащихся 1 - 4 классов. Удобный и простой интерфейс сайта поможет найти максимально исчерпывающие ответы по интересующей теме. Чтобы получить наиболее развернутый ответ, можно просмотреть другие, похожие вопросы в категории История, воспользовавшись поисковой системой, или ознакомиться с ответами других пользователей. Для расширения границ поиска создайте новый вопрос, используя ключевые слова. Введите его в строку, нажав кнопку вверху.